В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сигез катнашучы музыка астында рус һәм татар телләрендә үз шигырьләрен укыячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казанда «Сүзләр һәм музыка» проекты дәвам итә. Өченче тур 25-нче майда «Ак чәчәкләр» бульварында узачак.
Сигез катнашучы музыка астында рус һәм татар телләрендә үз шигырьләрен укыячак. Баттл ике этапта узачак: башта катнашучыларны парларга бүләчәкләр, аларның һәркайсында фаворит билгеләнәчәк, ә аннары өченче турда җиңүчене билгеләячәкләр.
Мелодекламацияләр 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.