Аферист үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Гвардия» полиция бүлегенә өлкән яшьтәге казанлы мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, аның өй телефонына билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Әңгәмәдәше, зыян күрүченең шәхси мәгълүматларын һәм ышанычнамәсен кулланып, өченче затлар акчаларын үзләренә алырга тырышалар, дип җиткергән. Аннары хатын сөйләшүне «банк хезмәткәре»нә тоташтыра. Ул аферист сөйләгәннәрен раслый һәм акчаларын «куркынычсыз счет»ка күчерергә тәкъдим итә. Казан пенсионерының күпме суммасы барлыгын белгәч, аферист аңа банкка барырга тәкъдим итә. Мошенниклар алдавы нәтиҗәсендә зыян күрүче 450 мең сумнан мәхрүм калган.
Хәзер шикләнелүчеләрне эзлиләр, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Казанда яшәүче 83 яшьлек хатын шул рәвешле мошенниклар тозагына эләкмәгән һәм 200 мең сум акчасын янга калдырган.
17 нче февральдә башкалада яшәүче ханым полициягә мөрәҗәгать итә, аңа билгесез кеше өй телефонына шалтыраткан һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Әлеге кеше зыян күрүченең оныгы юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан һәм «проблеманы хәл итү өчен» 200 мең сум кирәк дип җиткерә. Пенсионер, сөйләшүне өзеп, телефонын куя. Шуннан соң ул «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге хәлнең нечкәлекләрен билгели. РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше, 159 маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклыкка омтылыш» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыкны игътибарлы булырга чакыра. Ялган банк хезмәткәрләреннән шалтыратулар мошенниклыкның иң таралган төре булып кала. Шикле шалтыратулар булганда, телефонны тизрәк куярга һәм телефон номерын банк картасының арткы ягында күрсәтелгән телефон номеры белән чагыштырырга кирәк.
Моннан тыш, телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында нинди дә булса мәгълүмат бирүче таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый. Тизрәк сөйләшүне туктатырга һәм туганыңа шалтыратырга кирәк. Әгәр моны эшләп булмый икән, якын кешенең кайда икәнлеген аның дуслары, хезмәттәшләре аша белергә була.