Наил Мирсәетов «Россия ел укытучысы – 2019» конкурсының икенче турына узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казан педагогы Наил Мирсәетов илнең иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә керде.
Казан шәһәренең 2-нче номерлы лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәетов быел март аенда Казанның иң яхшы укытучысы исеменә лаек булды. Соңрак ул ярышларның республика этабында беренче урынны алды һәм «Россия ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсының финалына чыкты.
Конкурс сынаулары 20-нче сентябрьдә Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә старт алды. Беренче «Укытучы-профессионал» турында Россиянең барлык субъектлары вәкилләре «Дәрес» һәм «Дәрестән тыш чара» номинацияләрендә мастер-класслар үткәрергә тиешләр иде. Наил Мирсәетов Россиянең иң көчле 15 укытучысы арасына керде.
Конкурста катнашучыларны тагын ике сынау көтә: «Укытучы-мастер» сынавында «Мастер-класс» һәм «Мәгариф проекты» номинацияләре, «Укытучы-лидер» сынавында ачык лекция һәм министр белән әңгәмә каралган.
4-нче октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көне уңаеннан тантаналы концерт, шулай ук «Россия ел укытучысы – 2019» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесен һәм призерларын бүләкләү булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.