Илебезнең өстәмә белем бирү педагоглары арасында үткәрелгән төп конкурсында 35 төбәктән 90 белгеч үз осталыкларын күрсәтте.
Фото: Казан Мәгариф идарәсе
«Дөресен әйткәндә, мин җиңүче булачагымны бөтенләй көтмәгән идем. Мин башка конкурсантларның чыгышларын күрдем, аларга сокландым, һәм алар арасында чыннан да лаеклы кешеләр бар иде. Бүләкләүдә минем исемемне атагач, мин орбитага очкандай булдым, шулкадәр тетрәндем һәм гаҗәпләндем», - дип сөйләде Анна Григорьева KZN.RU порталына.
Шулай ук «Туристлык-туган якны өйрәнү юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә өченче урынны Казанның «Заречье» үзәге педагогы Аида Горбунова алды.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия конкурсы 2020 елда уналтынчы тапкыр узды. Ул балаларга өстәмә белем бирү системасының төп педагогик конкурсы булып тора.
Быел конкурсның көндезге этабы Санкт-Петербургта 21-24-нче ноябрьдә узды. 35 төбәктән 90 катнашучы җиңү өчен көч сынашты. Сынаулар арасында - ачык дәрес, импровизация конкурсы һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре белән әңгәмә.
Казан Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, киләсе елда конкурсның финалы Татарстан Республикасы башкаласында узачак.