Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2021, 12:08

Казан педагогы Мария Голованова Россиянең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде

И.Метшин аңа «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңүләр теләде, нәтиҗәләр 5-нче октябрьдә Мәскәүдә ясалачак.

Фото: instagram.com/obrazovanie_kzn

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Камилә Гобәйдуллина). Ж.А.Зайцева исемендәге 122-нче номерлы Казан гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова Россиянең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде. Финал сынаулары Ростов-на-Донуда узды: конкурс призерларының бишлеген мастер-класс һәм «Сыйныф сәгате» нәтиҗәләре буенча билгеләделәр. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган иртәнге киңәшмәдә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Җиңүче «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясе нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Ул бүген Мәскәүдә «Россия бүген» халыкара мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәге мәйданчыгында узачак. Призерлар матбугат вәкилләре, педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, мәктәп укучылары һәм педагогик югары уку йортлары студентлары сорауларына җавап бирәчәк.

«Мария Головановага уңышлар телибез. Ул инде җиңүче. Ул кечкенә «Пеликан»га ия булды. Биш финалистны ил президенты бүләкли һәм шәхсән үзе котлый. Бу – зур уңыш. Бу безнең педагогларның Россиядә иң яхшыларның берсе булуын тагын бер кат дәлилли», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Ирек Ризванов сөйләгәнчә, җиңүгә бөтен Россиядән 83 укытучы дәгъва кылган, шуларның 15-е суперфиналга чыгу хокукы өчен көрәшкән. «Казан өчен югары нәтиҗәләр закончалыкка әверелде инде. 2017 елда Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә Казанның 2-нче номерлы лицей-интернатының математика укытучысы, хәзерге вакытта яңа күппрофильле «Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин, 2019 елда 2-нче номерлы лицейның биология укытучысы Наил Мирсәетов керде. Ягъни һәр ике ел саен Казан укытучылары илнең төп педагогик конкурсында призлы урыннар ала», – дип билгеләп үтте ул. Конкурслар нәтиҗәләре буенча Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән лидерлар өчлегенә керә: соңгы 5 елда һәр шәһәрнең өчәр призеры билгеләнде.

«Россия ел укытучысы – 2021» конкурсына йомгак ясау 5-нче октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда узачак. Җиңүче төп приз – «Зур бәллүр пеликан» алачак һәм Россия Федерациясе мәгариф министрының иҗтимагый башлангычларда киңәшчесе булачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.10.2021
Видеорепортаж
04.10.2021 10:57
2021 елда 500-дән артык педагог Казан Мэры грантына ия булды
Барлык яңалыклар