В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәмәгать киңлегендә гади нарат, вак яфраклы юкә һәм шадра карама кебек агачларның шәһәрдәге иң борынгы уникаль популяцияләре сакланып калган
Фото: Марат Мөгыйнов
Паркның мәйданы 84 мең 823 кв. метрны тәшкил итә. Территория фәнни, тарихи-мәдәни, эстетик, рекреацион әһәмияткә ия, моннан тыш табигатьне һәм халык сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим роль уйный. Мәсәлән, яшел зонада гади нарат, вак яфраклы юкә һәм шадра карама кебек агачларның шәһәрдәге иң борынгы уникаль популяцияләре сакланып калган.
Документ нигезендә махсус саклана торган табигый территория парк-рекреация зоналарына (шәһәр халкына табигый шартларда ял итү һәм физик культура, спорт белән шөгыльләнү өчен) һәм өстәмә активлыкны күз алдында тоткан парк-рекреация зоналарына (кешеләр күпләп җыела торган урын) бүленә.
Шул ук вакытта махсус саклана торган табигый территориядә табигать комплексларына, үсемлек һәм хайваннар дөньясы объектларына зыян китерә торган эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела, әйтик: рөхсәтсез агачлар һәм куаклар утырту һәм аларны кисү, үсемлекләрне яндыру, пикник, ял итү урыны оештыру һәм махсус билгеләнгән урыннардан читтә учаклар ягу, файдалы казылмалар эзләү, барлык төр үсемлекләрне һәм аларның өлешләрен җыю.
Махсус саклана торган табигый территориянең парк-рекреация зоналарында фәнни-тикшеренү һәм экологик-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнү, экскурсияләр үткәрү һәм ял итүне оештыру өчен территорияләрне төзекләндерү, булган өслекне саклаган хәлдә, юлларны ремонтлау һәм яхшырту, җәяүлеләр юлларында кечкенә архитектура формалары һәм күрсәткечләр урнаштыру, массакүләм спорт чаралары (Россия чаңгы юлы, Сабан туе һ.б.) үткәрү рөхсәт ителә.
«Имәнлек» паркы Казанның Яңа Савин районындагы «Җиңү паркы» махсус саклана торган табигый территориянең бер өлеше санала. Соңгысы үз чиратында шәһәр эчендәге биологик төрлелекнең эре резерваты булган күл-сазлык комплексын тәшкил итә. Узган гасырда парк территориясендә, Чуйков урамы буйлап, торф чыгару белән шөгыльләнгәннәр. Соңрак карьер ташландык хәлгә килә, ә торак кварталлары төзелеше вакытында бөтенләй су астында кала. Хәзер бу өлештә күл акчарлакларының иң зур колонияләренең берсе яши, шулай ук су һәм су яны кошлары күпләп оя кора. Савинка авылы урынында төзелгән Парк Хаус сәүдә үзәге белән чиктәш булган әлеге территория махсус саклана торган табигый территориянең нигезен тәшкил итә.