Халыкара җиңел атлетикалар федерацияләре ассоциациясе эксперты Казанга апрельдә киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). “Казан марафоны” Халыкара җиңел атлетикалар федерацияләре ассоциациясе (IAAF) сертификатын алырга мөмкин. IAAF/AIMS таләпләренә туры килүгә экспертиза апрельгә билгеләнгән.
AIMS – ул Халыкара марафоннар һәм чабышлар ассоциациясе. Ул IAAF коллектив әгъзасы булып тора һәм шосселарда үтә торган марафоннарны үлчәү һәм сертификацияләү, аларны оештыру һәм уздыру стандартларын, допинг-контроль критерийларын эшләү белән шөгыльләнә. “Казан марафоны” трассасын үлчәү һәм халыкара регламентларга һәм стандартларга туры килүен бәяләү процедурасы апрельгә билгеләнгән. Моның өчен Казанга IAAFның Россиядәгә рәсми үлчәүчесе Сергей Михайловский киләчәк. IAAF/AIMS сертификаты “Казан марафоны” барышында куелган рекордларны рәсми рәвештә теркәргә мөмкинлек бирәчәк.
Искәртрегә кирәк, марафон 20 майда узачак. Анда катнашу түләүле, чарадан җыелган акчалар Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан “Роналд Макдоналд йорты” гаилә кунакханәсе үсешенә күчереләчәк. Оештыручылар фаразлары буенча, марафонда 10 мең кеше катнашуы көтелә. Катнашучыларны теркәү чара сайтында алып барыла, анда шулай ук марафонны уздыруга бәйле башка сорауларга җаваплар да табып була. “Быел марафон трассасы тагын да кызурак һәм динамик булачак. Маршрут традицион рәвештә Казанның тарихи үзәге аша, Кремль диварлары яныннан үтә”, - дип билгеләп үтте оештыручы Вадим Янгиров.
Оештыручылар киләчәктә Россиядә беренчеләрдән булып Халыкара җиңел атлетикалар федерацияләре ассоциациясе “лейбллары” алырга планлаштыралар. “Билгеләнгән юл белән этаплап барырга булдык, башта трассага халыкара сертификат алырга кирәк”, - диде Вадим Янгиров.