В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лицейда инклюзив белем бирү 2008 елдан алып барыла
Казанның 78 нче «Фарватер» лицее Бөтенроссия «Иң яхшы инклюзив мәктәп» конкурсында абсолют җиңүче дип танылды. Казанлылар төп бүләк өчен илнең 32 төбәгендәге белем бирү учреждениеләре белән ярышты.
Бәйге җиңүчесе буларак лицейга робототехника җыелмасы сатып алу өчен сертификат тапшырылган.
Лицейда инклюзив укыту 2008 елдан алып барыла. Анда махсус белем бирү ихтыяҗлары булган укучыларга уңайлылык максатыннан барлык шартлар да тудырылган: бер каттан икенче катка лифтлар ярдәмендә төшеп-менеп була, пандуслар, тактиль юллар ясалган. Иң мөһиме, биредә педагогларның игътибарлы һәм профессиональ яктан көчле командасы тупланган.
«Җиңүдән соң күңелебездә арыганлык, шатлык, горурлык һәм тирән рәхмәт хисләре, - дип фикерләре белән уртаклашты лицей директоры Әлфия Урманчиева. – Безнең җиңүебез очраклы гына күренеш түгел. Бу лицей укытучыларының укыту эшчәнлегенә карата тирән хөрмәте, һөнәри осталык һәм фидакарьләрчә тырышлык нәтиҗәсе».
Төп укыту программасыннан тыш, укучылар инклюзия юнәлешендә эшли торган театр, вокал һәм иҗади студияләрдә шөгыльләнәләр. «Абилимпикс» чемпионатларында җиңү, шулай ук «Киләчәккә билет» һәм «Россия – минем офыкларым» проектларында катнашу лицейның зур казанышлары булып тора.