В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел мәдәни объектта 3 млн кеше булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казан Кремле илнең кеше иң күп йөри торган истәлекле урыннары арасына керде. Мәдәни объект рейтингның өченче позициясендә урнашкан.
ТурСтат аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә Казан Кремлендә 3 млн кеше булган.
Казан Кремле белән беррәттән туристлар арасында Россиянең популяр булган беренче биш истәлекле урыны - Мәскәүдә Кызыл мәйдан, Петергоф, Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посадасында Троица-Сергиев лаврасы һәм Иркутск өлкәсендә һәм Бурятиядә Байкал күле. Казан Кремле бу рейтингта өченче урында тора.