Кунакларны тематик экскурсияләр, театральләштерелгән программалар, мастер-класслар һәм квестлар көтә
Фото: Денис Гордийко
Быел кунаклар өч юнәлеш буенча тематик треклар сайлый алачак: «Сәнгать», «Тарих» һәм «Белем». Кунаклар өчен «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, күргәзмә залларында, Ислам мәдәнияте музеенда, Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда һәм башка локацияләрдә программалар әзерләнгән.
«Сәнгать төне» 18:30 сәгатьтә башлана һәм 23:00 сәгатьтә тәмамлана. Вакыйгаларның тулырак җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.