В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә кунакханәләрнең тулылыгы соңгы ике елда иң югарысы булган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Казан Кремленә 1,98 млн кеше килгән. 2022 елның шул ук чорында бу күрсәткеч 1,67 млн тәшкил иткән. Мондый мәгълүматларны ТР башкаласының Туризмны үстерү комитеты китерә.
Туристларны җәлеп итүнең башка нокталары булып Казан Богородица монастыре, Бауман урамы, Иске Татар бистәсе, Кремль яр буе тора.
Бүгенге көндә Казанда 230 коллектив урнаштыру чарасы – кунакханәләр, хостеллар һәм кунак йортлары эшли. Июнь аенда кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 76% тәшкил итә, бу 2022 ел белән чагыштырганда 5% ка күбрәк. Беренче яртыеллыкта уртача йөкләнеш күрсәткече 62% дип бәяләнә. Бу 2021 елдан бирле иң югары күрсәткеч. Шәһәргә уртача өч-дүрт көнгә киләләр. Узган еллардагы кебек үк шәхси туристларның югары проценты саклана.
Туроператорлар мәгълүматлары буенча, бу сезонда ТР башкаласына Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ярославль, Владимир, Чиләбе, Пермь, Самара, Саратов, Төмән, Волгоград һәм Воронеж туристлары күбрәк килә.