Аңа республиканы ярышларның федераль этабында тәкъдим итәргә кирәк булачак
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын тәкъдим итүче Татарстан Республикасы чемпионы Тимур Вәлиуллин компьютер спорты буенча Татарстан Республикасы Кубогының гранд-финалында җиңүче булды. Ул «файтинг» спорт дисциплинасында катнашты.
Егет матчны 3:2 исәбе белән отып, җиңү яулады. Икенче урында – Никита Пантелеев, өченче урынны Артур Габдрахманов алды, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Бүләкләү кичә Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта узды. Татарстанның иң яхшы киберспортчыларына бүләкләрне ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм Россиянең компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Евгений Чекашов тапшырды.
Барлык санап үтелгән спортчылар Татарстан җыелма командасына керде, алар республиканы Россия Кубогы – 2023 тә тәкъдим итәчәк.