Турнир вакытында следж-команда катнашлыгында «Хоккей – һәркем өчен» хәйрия матчы планлаштырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Ак Барс» (Казан), «Нефтехимик» (Түбән Кама), «Локомотив» (Ярославль), «Северсталь» (Череповец) өчәр матч уздырачак, җиңүче җыелган очколар буенча билгеләнәчәк.
Шулай ук турнир вакытында следж-команда (мөмкинлекләре чикләнгән балалар) катнашлыгында «Хоккей – һәркем өчен» хәйрия матчы узачак, дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәте.
«Турнир – паузада»ның барлык матчлары да «Ак Барс» хоккей клубының рәсми төркемендә «Вконтакте» социаль челтәрендә трансляцияләнәчәк.
«Турнир – паузада» матчларының җәдвәле түбәндәгечә булачак: 13 нче февральдә 12:00 сәгатьтә «Северсталь» һәм «Нефтехимик» командалары арасында уен узачак, 17:00 сәгатьтә – «Ак Барс» белән «Локомотив» арасында; 14 нче февральдә 13:00 сәгатьтә – «Локомотив» һәм «Нефтехимик» арасында, 19:00 сәгатьтә – «Ак Барс» һәм «Северсталь» командалары арасында; 16 нчы февральдә 13:00 сәгатьтә – «Локомотив» һәм «Северсталь» арасында, ә 19:00 сәгатьтә – «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» арасында.