Ярышлар 27 илдән 300 дән артык спортчыны берләштерде
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU 17 нче ноябрь). Казан спортчысы Илья Савин «Мәскәү – карате Галәме» халыкара ярышларында призер булды. Турнирда 300 дән артык көрәшче катнашты, шул исәптән 27 илдән Олимпия чемпионнары.
Илья Савин 60 кг га кадәрге үлчәүдә чыгыш ясады. Ул Белоруссия, Төркия, Азәрбайҗан һәм Мисырдан каратистлар белән көч сынашты. Ярымфиналда Илья дөнья чемпионатының көмеш призеры булган Казахстан спортчысына отты, әмма бронза өчен көрәштә иорданиялене җиңде, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгында.
Ярышлар 11-14 нче ноябрьдә Ирина Винер-Усманованың Мәскәү гимнастика сараенда узды.
ТР башкаласында Илья Искәндәр Шагин җитәкчелегендә «Ак Бүре» физкультура-спорт җәмгыятенең спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Үз чыгышларында каратист искиткеч техника һәм югары тизлектәге һөҗүмнәр күрсәтә. Спортчы – күп бүләкләр һәм медальләр иясе: Илья – Россия беренчелекләре һәм чемпионатлары җиңүчесе һәм призеры, 2020 елгы Европа чемпионатының бронза призеры.