Наил Ибраһимов коллективы «Аполлон Мусагетның яңа тарихы» спектакль-балетын күрсәтәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казан «Пантера» камера балеты Мәскәүдә «МХАТ.ТАНЦЫ» фестивалендә катнаша. 10-нчы сентябрьдә Казан коллективы башкала тамашачылары игътибарына «Аполлон Мусагетның яңа тарихы» спектаклен тәкъдим итәчәк. Ул сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов тарафыннан И.Стравинский музыкасына куелган.
Спектакль ике өлкәдә иҗат иткән рәссам Аполлон турында сөйли: перфекционист һәм спонтан импровизатор буларак. Ул һәрвакыт эчке каршылыклар белән яши, югары һәм тел тидермәслек, һәм, бер үк вакытта, кабул итү өчен тере һәм аңлаешлы булган нәрсә иҗат итәргә омтыла.
Шулай ук Наил Ибраһимов коллективы гала-концертта катнашачак, анда Дания хореографы Л.Сайның «Танец с гневом», ә 12-нче сентябрьдә, фестивальне ябу көнендә, композитор И.Камалов белән берлектә, «Догадка пчел» перформансын күрсәтәчәк.
М.Горький исемендәге Мәскәү сәнгать академия театры фестивалендә Россиянең иң яхшы бию командалары уннан артык спектакль күрсәтәчәк, мастер-класслар, лабораторияләр, лекцияләр һәм перформанслар узачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.