В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы башкаласыннан ике спортчы – Егор Куницын һәм Александр Харитонов – турнирның иң яхшы уенчылары арасына керделәр.
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). Казанның «Ирбис» командасы флорбол буенча Россия Кубогының көмеш призеры булды. Йомгаклау ярышлары кичә Мәскәү өлкәсенең Фрязино шәһәрендә узды.
Финалда «Ирбис» «Нижегородец» командасына оттырды (5:6). Матч ТР башкаласы спортчылары файдасына 2:0 исәбе белән башланды. Аннары күрсәткечләр тигезләнде, ә икенче периодта түбән новгородлылар тупны керттерде. Ахыргы өлештә казанлылар 3:5 исәбенә оттырды, әмма алар көндәшләре капкасына тагын ике туп кертә алды. Ә овертаймда җиңүне «Нижегородец» яулады.
Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, моңарчы «Ирбис» төркем этабында «Спартак»ны (9:2) һәм «Кольчук»ны (3:2) җиңгән. Ярымфиналда Казан командасы «Кояш бөркетләре»н откан (5:4). Шулай ук Татарстан Республикасы башкаласы спортчылары – сакчы Егор Куницын һәм һөҗүмче Александр Харитонов – турнирның иң яхшы уенчылары арасына керде.