Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2022, 13:30

Казан гроссмейстеры Владислав Артемьев шахмат буенча Мэр Кубогында блицтурнир җиңүчесе булды

Яшь талантлар танылган шахматчыларга каршы уйнады.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Шахмат буенча Казан Мэры Кубогы тәмамланган блицтурнир нәтиҗәләре буенча гроссмейстерлар арасында ТР башкаласыннан шахматчы Владислав Артемьев иң яхшысы дип табылды, ә яшь спортчылар арасында Түбән Камадан Әмир Закиров җиңүче булды. Интеллектуаль ярышларның нәтиҗәләре турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте.

Турнир 28-30 гыйнвар көннәрендә «Первая» олимпия резервы спорт мәктәбе базасында узды. 1 миллион сумлык приз фонды өчен 42 шахматчы көрәште. Башта «А» (гроссмейстерлар арасында) һәм «Б» (егетләр һәм кызлар арасында) турнирларында матчлар узды. Танылган спортчылар арасында Санкт-Петербургтан Европа чемпионы Максим Матлаков иң яхшысы булды, ә яшь шахматчылар арасында Чаллыдан Роберт Сафинга тиңнәр булмады. Турнирның соңгы көнендә блицтурнир узды, анда яшь талантлар танылган гроссмейстерларга каршы уйный алды.

«Ярышлар вакытында турнирда катнашучылардан ярышларны оештырган өчен бик күп җылы сүзләр ишеттек, – дип ассызыклады Альберт Салихов. – Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, катнашучылар һәм оештыручылар турнирга бары тик ПЦР-тестлар тапшырганнан соң гына керделәр».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 31.01.2022
Видеорепортаж
31.01.2022 11:40
«Черек күл» паркында икенче кышкы спорт төрләре фестивале узачак
Барлык яңалыклар