В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчы копилкасында чемпионаттан ике медаль бар – бер көн элек ул ирекле күнегүләрдә бронза медаль алды.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
Казан спортчысының турникта башкарылган күнегүдәге нәтиҗәсе 13,866 балл тәшкил итте. Иң яхшы өчлеккә 13,333 һәм 13,266 балл белән гимнастлар керде.
Әлеге ярышлардан спортчы копилкасында ике медаль бар – бер көн элек ул ирекле күнегүләрдә бронза медаль алды.
Даниел Мариновка 17 яшь. Ул тренерлар Радик Курмангалин һәм Мария Синцова җитәкчелегендә «Первая» олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.