Югары уку йорты 12-нче апрельдә 10.00 сәгатьтә ишекләрен ача.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Казан энергетика университеты онлайн ачык ишекләр көне уздырачак. Югары уку йорты 12-нче апрельдә 10.00 сәгатьтә ишекләрен ача.
Казан дәүләт энергетика университетының Ачык ишекләр көне сайтында мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары Казан энергетика университеты студентлары алдында нинди мөмкинлекләр ачылуын, вузга ничек керергә һәм монда нинди белгечлекләр өйрәнергә мөмкин булуын белә алачак.
Шулай ук биредә югары уку йорты, әзерлек юнәлешләре, укыту шартлары, студентларның яшәү шартлары һәм вузга керү кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат бар. Моннан тыш, абитуриентлар университет үзәкләре һәм лабораторияләре буенча виртуаль экскурсияләр ясый, университет җитәкчелеге чыгышларын карый алачак, ул мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары сорауларына онлайн режимда җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.