В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алданган 283 өлешче тиздән үз фатирларына күчә алачак.
Фото: Автор фотографии
Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Казанда Достоевский урамы, 57 адресы буенча шәһәрдә иң борынгы озакка сузылган төзелеш файдалануга тапшырылган. Тиздән алданган 283 өлешче үз фатирларына күченә алачак.
40 мең кв.м артык мәйданлы 16-17 катлы йортта 373 фатир, 94 машина кую урыны, балалар мәйданчыгы бар, дип хәбәр итә Татарстан өлешчеләргә ярдәм итү фонды матбугат хезмәте.
Достоевский ур., 57 адресы буенча күп фатирлы йорт төзелеше 2003 елда башланган, төзүче булып Рәшит Аитовның «Фирма «Свей» ҖЧҖ тора. Йортны тапшыру 2005 елның беренче кварталында булырга тиеш иде, аннары сроклар берничә тапкыр күчерелде, нәтиҗәдә төзелеш эшләре туктатылды, ә 2011 елда төзелеш компаниясе банкрот дип танылды.
Объекттагы эшләр 2020 елның июнендә, өлешләп төзүдә катнашучы Гражданнарның хокукларын яклау буенча ТР фондына елның маенда хокуклар тапшырылганнан соң, яңадан торгызыла. Төзелеш эшләрен «Бриз» компанияләр төркеменә керә торган «Садака» подряд оешмасы башкарган. Достоевский урамындагы торак йортны төзеп бетерү эшләрен финанслау республика акчалары исәбеннән дә, федераль бюджеттан да гамәлгә ашырылды.