Хулиганнар җәмәгать киңлеге территориясендә урнашкан павильон стенасына рәсемнәр ясаганнар.
Фото: Казан Парклары һәм скверлары дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Екатерина Виславская). Узган ял көннәрендә вандаллар Казанның Яңа Савин районындагы «Ак чәчәкләр» бульвары территориясендә павильон диварына ясаганнар. Хулиганнарның эшен дүшәмбе, 1-нче ноябрьдә иртәнге обход вакытында парк-менеджер күреп алган.
«Ялларда вандаллар чираттагы тапкыр бульвардагы павильонның диварына рәсемнәр ясадылар. Шунысы кызганыч, паркка килүчеләрнең кайберләре төзекләндерелгән киңлекләрне бәяләми», – дип хәбәр ителә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең Instagram дагы сәхифәсендә.
Рәсемнәргә караганда, аларны балалар яки яшүсмерләр ясаган. Дирекция полициягә мөрәҗәгать итәргә планлаштырмый, чөнки булган хәл башка ракурстан төшерелгән видеокүзәтү камераларының объективына эләкмәгән.
Дирекциядә хәбәр итүләренчә, павильон (Әбсәләм урамы, 29 корп.1) диварындагы язуларны юарга тырышып караганнар, әмма аларны тулысынча чистартып булмаган – җәелгән таплар калган.
Вандаллар элегрәк тә «Ак чәчәкләр» бульварына зыян китергән булган. 2020 елда билгесезләр башта очлы әйбер белән ике гамакны эштән чыгарганнар, ә бер айдан соң җәмәгать киңлегенең татар телендә исеме язылган элмә тактаны бозганнар.