В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Икенче һәм өченче урыннарны Киров һәм Чувашия Республикасы спортчылары алды
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь). Татарстан Республикасы бодибилдинг федерациясе вәкиле Рөстәм Солтанов бодибилдинг буенча Түбән Новгород өлкәсе чемпионатында «Пляж бодибилдингы 179 см» категориясендә җиңүче булды.
Бу категориядә 10 спортчы ярышты, икенче һәм өченче урыннарны Киров һәм Чувашия Республикасы спортчылары алды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 100 гә якын спортчы катнашты.
Элегрәк Рөстәм Солтанов «Атлетик бодибилдинг» категориясендә 34 нче Россия Кубогының абсолют чемпионы булган иде, шулай ук шул ук категориядә «SiberianPowerShow 2023» абсолют чемпионы категориясендә җиңү яулады.