В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Махсус сервиста бары тикшерелгән хәйрия фондлары гына күрсәтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Казанның «Ярдәм» хәйрия фонды Игелек Mail.Ru аудитын узды . Махсус сервиста бары сыналган хәйрия фондлары гына күрсәтелә. Оештыручылар Игелек Mail.Ru аудитын узу җыемнар суммасының артуына китерер, дип ышана.
Сервиста тикшерү берничә этаптан тора: «Юл бергә» фонды тарафыннан репутацияне тикшерү, Mail.Ru Group куркынычсызлык хезмәте тарафыннан тикшерү, проект командасы белән әңгәмә, юридик тикшерү һәм килешү төзү.
Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм» фонды 2007 елда рәсми рәвештә теркәлгән, бүген ул 10-нан артык юнәлеш буенча проектларны гамәлгә ашыра. Фонд инвалидлыгы булган кешеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнә, «Гаилә учагы» үз балалар йортын тәэмин итә, бәйлелектән дәвалый, мохтаҗларга һәм тоткыннарга ярдәм итә, социаль хезмәткәрләр һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен даими курслар оештыра.