Мобиль китапханә комплексы 1,5 меңгә кадәр китап сыйдыра.
Фото: Марат Мугинов
Самосырово бистәсенә, Мир урамы, 50а адресы буенча мобиль китапханә комплексы 3-нче, 17-нче һәм 31-нче декабрь көннәрендә 14.00 сәгатьтә киләчәк. Вознесениедә Нардуган урамы, 45 адресы буенча, ул 10-нчы һәм 24-нче декабрьдә 15.00 сәгатьтә туктый. 14-нче һәм 28-нче декабрь көннәрендә 13.00 сәгатьтә аны Дубравная урамы, 35 адресы буенча ветераннар йортында көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрдән читтә урнашкан бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус» – ГАЗ-2705 автомобиле – 1,5 меңгә кадәр китапны сыйдыра, шул исәптән балалар өчен язылган китапларны да. Моннан тыш, комплекс стационар китапханә фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.