Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Командалар плей-оффның икенче раундын 18-нче һәм 20-нче мартта «Татнефть-Арена»да узачак ике матч белән башлаячак.
Казанның «Ак Барс» командасы Көнчыгыш конференциянең ярымфиналында «Салават Юлаев» белән очрашачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Көнчыгыш конференция ярымфиналы буенча Казан «Ак Барс»ының көндәше Уфаның «Салават Юлаев» командасыбулды.

Командалар серияне 18-нче һәм 20-нче мартта Казанда ике матч белән башлаячаклар, аннары 22-нче һәм 24-нче мартта Уфада уйнаячаклар. Ихтыяҗ туса, сериянең бишенче һәм җиденче матчлары 26-нчы һәм 30-нчы мартта «Татнефть-Арена»да, ә алтынчы очрашу 28-нче мартта «Салават Юлаев» мәйданчыгында узачак, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.

Исегезгә төшерәбез, Гагарин Кубогының беренче раундында «Ак Барс» Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына каршы уенда 4 җиңү яулады, ә Башкортстан башкаласы клубы Омскның «Авангард»ын җиңде.
2020-03-12T10:57:47+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.