Уфа командасы Казанда ике елдан артык җиңү яуламаган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Казанның «Ак Барс» командасы үз кырында Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән уйнаячак. Матч иртәгә, 23-нче гыйнварда, «Татнефть-Арена»да узачак, уен 19.30 сәгатьтә башлана.
Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә «барслар» элеккечә лидерлар рәтендә тора – алар арсеналында 28 уенда 28 җиңү һәм 70 очко. Уфа кунаклары 54 очко белән турнир таблицасының җиденче баскычында торалар, алар 49 уенның 19-ында җиңү яуладылар.
Гомумән, континенталь хоккей лигасында командалар бер-берсенә каршы 72 матч уздырды һәм 36-шар җиңү яулады. Керткән алкалар буенча «Ак Барс» аз гына алда − 184-кә каршы 188. Бу сезонда командалар дүрт матч уйнады инде, узган очрашу бер ай элек Давоста узды – овертаймда «Ак Барс» 3:4 исәбенә оттырды.
«Салават Юлаев» Казанда ике елдан артык җиңү яуламаган – соңгы тапкыр уфалылар «Татнефть-Арена»да 2017 елның 29-нчы ноябрендә отты. «Ак Барс» − үз кырында уйнау буенча лиганың иң яхшы командасы санала: 23 матчта 19 җиңү һәм 38 очко. Уфалылар чит кырда уйнау буенча континенталь хоккей лигасында 17-нче урынны алып тора - 23 матчта 9 җиңү һәм 20 очко, дип хәбәр итә Казан хоккей клубы матбугат хезмәте.