В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан клубының Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән үз кырында узачак киләсе уены 17-нче сентябрьгә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Казан «Ак Барс»ы кичә континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының үз кырында узган матчында Питербургның СКА командасын җиңде. «Татнефть Арена»да үткән уенның нәтиҗәсе овертаймда билгеләнде, очрашу 3:2 исәбе белән тәмамланды.
Питербурглылар капкасына алкаларны Станислав Галиев, Патрис Кормье һәм Найджел Доус кертә алды.
«Ак Барс» киләсе матчын 9-нчы сентябрьдә Минскта «Динамо» командасына каршы үткәрәчәк. Казан клубының үз кырында узачак киләсе уены 17-нче сентябрьдә Уфаның «Салавата Юлаев»ы белән планлаштырылган, дип хәбәр ителә Казанның төп хоккей клубы сайтында.