В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер Казан клубы КХЛ Көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында беренче урында тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). «Татнефть-Арена»да узган матч Казанның «Ак Барс» хоккей клубының җиңүе белән тәмамланды. Команда өчен үз өендәге уеннар сериясе Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын 3:2 исәбе белән җиңүдән башланды.
Икенче периодта матчның беренче голын «Ак Барс» уенчысы Эмиль Гарипов кертте, ике минут соңрак исәпне «Нефтехимик»тан Денис Казионов тигезләде. Период Казанлы Джастин Азеведо голы белән тәмамланды. Өченче период «Ак Барс»тан Андрей Педан һәм «Нефтехимик»тан Мэтт Уайтның голлары белән билгеләп үтелде.
Узган матчлар нәтиҗәләре буенча Казан клубы КХЛның Көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында беренче урынны били, ә Түбән Кама командасы – нибары тугызынчы.
Иртәгә, 2-нче октябрьдә, «Ак Барс»ның үз өендәге уеннары сериясе Санкт-Петербургның «СКА» клубы белән матч белән дәвам итәчәк. Ул 19.00 сәгатьтә «Татнефть-Арена»да башлана, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.