2023 елда ТР башкаласы аэропорты рекордлы 5,1 млн пассажирга хезмәт күрсәткән
Фото: Марат Мөгыйнов
2023 елда ТР башкаласының һава аланы рекордлы 5 млн 168 мең пассажирга хезмәт күрсәтте, бу алдагы ел белән чагыштырганда 28,6% ка күбрәк. Шулай ук ул беренче тапкыр Идел буе федераль округы аэропортлары арасында пассажирлар ташу күләме буенча лидер булды.
«Пассажирлар агымының рекордлы күрсәткече маршрут челтәрен киңәйтү һәм булган юнәлешләрдә рейслар санын арттыру буенча башкарылган эш нәтиҗәсе булып тора», – дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы аэропорты матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Казаннан Пермьгә туры авиарейслар җибәрелде. Ә апрельдә Кемеровога очышлар башкарыла башлаячак.