Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2025, 11:17

Казан аэропорты «Россия канатлары» Милли авиация премиясендә иң яхшысы дип танылды

Узган ел нәтиҗәләре буенча «Казан» аэропорты БРИКС саммитына масштаблы проектларны гамәлгә ашырган өчен билгеләп үтелде

Казан аэропорты Евгений Чибирев исемендәге «Россия канатлары» («Крылья России») Милли авиация премиясендә иң яхшысы дип танылды. 3 миллионнан 14 миллионга кадәр пассажир агымы булган төркемдә ул «Ел аэропорты» номинациясендә беренче урынны яулады.

Узган ел нәтиҗәләре буенча «Казан» аэропорты БРИКС саммитына зур проектларны гамәлгә ашырган өчен билгеләп үтелде. Пассажир перроны мәйданы ике тапкырга арттырылды, яңа инфраструктура объектлары төзелде, өстәмә җиһазлар сатып алынды һәм урнаштырылды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, пассажирларга тагын да уңайлырак булсын өчен, бүгенге көндә өченче терминалны проектлау буенча эш алып барыла.

Узган ел аэропорт рекордлы санда пассажирларга хезмәт күрсәткән — очып килү һәм очып китү өчен 5 млн 369 мең кешегә хезмәт күрсәткән. Аэропорт яңа чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итә башлады һәм Татарстан һәм Россия өчен стратегик әһәмияткә ия авиамаршрутлар ачылды.

Евгений Чибирев исемендәге «Россия канатлары» милли тармак премиясе 1997 елдан бирле ел саен үткәрелә. Бүләкләү кичә Мәскәүдә узды, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Барлык яңалыклар