Якын арада Занзибарга беренче трансэкваториаль рейс башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
Казан аэропорты җәдвәлендә иң мөһим яңа маршрут ноябрь башында көнчыгыш Африкага – Казаннан Танзаниядәге Занзибар утравына туристик рейслар җибәрелү булачак. Бу Казан аэропорты тарихында Җирнең Көньяк ярымшарына даими нигездә беренче туры рейс булачак.
Шулай ук Истанбулга авиарейслар саны да артачак. Бу маршрут берьюлы өч авиакомпаниягә хезмәт күрсәтәчәк, Казаннан рейслар көндәлек башкарылачак.
Яңа сезонда шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия курортларына һәм башка туристик юнәлешләр буенча кышкы рейслар планлаштырылган, алар илләр белән авиаэлемтәне яңарту шартларында ачылачак.
Эчке юнәлешләрдә дә яңа рейслар барлыкка киләчәк. Екатеринбургка, Махачкалага, Самара, Түбән Новгород, Ярославль, Пермь, Сургут, Яңа Уренгой, Омск, Чиләбе, Түбән Вартовск, Томск, Волгоград, Кемерово, Барнаул, Ханты-Мансийск, Красноярск (Ханты-Мансийскта тукталыш белән), Салехард һәм Ноябрьск (Пермьдә тукталыш белән), Новокузнецк (Екатеринбургта тукталыш белән), Калининград, Минеральные Воды, Краснодарга очышлар планнаштырылган.
Гадәттәгечә Сочига, Симферопольга, Мәскәүгә (Внуково) һәм Санкт-Петербургка очышлар саклана. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казан – Санкт-Петербург маршрутында рейслар көн саен башкарылачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте. Бу һәм башка шәһәрләргә очышларның төгәл расписаниесе белән аэропорт сайтында яки мобиль кушымтада танышырга мөмкин.