16 нчы августта һава аланыннан 21,2 меңнән артык кеше файдаланган
Фото: Екатерина Красуцкая
Ел башыннан аэропорттан 3 млн 190 мең кеше файдаланган – узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 41% ка күбрәк.
Исегезгә төшерәбез, 2022 ел да рекорд белән билгеләнде. 29 нчы декабрьдә аэропорт беренче тапкыр 4 миллионынчы пассажирга хезмәт күрсәтте.
Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты киң маршрут челтәренә ия һәм ул ташучылар белән хезмәттәшлекне үстерә. Бу Татарстан һәм якын төбәкләрдә яшәүчеләргә очу өчен уңайлы вариантларны сайларга мөмкинлек бирә. Соңгы елда Казан аэропортына яңа халыкара партнерлар килде, алар арасында Air Serbia, Pegasus Airlines, Armenia Airways, Southwind Airlines бар. Казанның һава аланы беренче тапкыр Истанбулның ике аэропорты рейсларына хезмәт күрсәтә башлады. Күпьеллык тәнәфестән соң Air Arabia авиакомпаниясе рейсларын яңарттылар, дип хәбәр иттеләр Казан аэропортының матбугат хезмәтендә.