Фильм тәмамлангач, режиссер һәм актерлар белән иҗади очрашу узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 17-нче майда режиссер Анна Барсукованың «Тавышсызлар өчен тавыш» документаль фильмын онлайн-күрсәтү булачак. Кинотасманы күрсәтү Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган. «Тавышсызлар өчен тавыш» фильмы «Алтын тәлинкә» кинематография өлкәсендәге I Төбәкара премиясенең «Документаль кыска метражлы кино» номинациясендә иң күп тамашачылар тавышын җыйды.
Кинокартина сюжеты нигезендә - көтмәгәндә үзенең СПИД диагнозы турында белгән Екатеринбург кешесе Марина Дрягинаның тарихы.
«Тавышсызлар өчен тавыш» социаль кинотасмасы абруйлы кинофорумнарда һәм киносмотрларда күрсәтелде, шулай ук халыкара дәрәҗәдәге кинофестивальләрдә катнашучы һәм лауреат булып тора. Алар арасында «Сталкер» Кеше хокуклары турында халыкара фильмнар фестивале, Chhatrapati Shivaji International Film Festival фестивале, «Бәйсез көннәр» Халыкара кинофестивале, Show Me Justice Film Festival Халыкара кинофестивале. Шулай ук агымдагы елның мартында картинаның Австралия телепремьерасы узды, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте.
Фильмны күрсәтү 15.00 сәгатькә планлаштырыла. Онлайн-сеанс тәмамлангач, фильмның режиссеры Анна Барсукова һәм тасманың төп героинясы - Марина Дрягина белән иҗади очрашу булачак. Шулай ук экспертлар - киновед, кинопремиянең сайлап алу комиссиясе координаторы Адилә Хәйбуллина һәм фильм өстендә эшләүдә катнашкан консультантлар белән дискуссия планлаштырыла. Чара Zoom платформасында узачак. Очрашуга сылтама сайтта теркәлгән барлык кешеләрнең электрон адресларына җибәреләчәк.