Бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк күләме биш меңнән 25 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Казанда 2023 елда мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларга һәм өстәмә белем бирү педагогларына акчалата бүләкләү күләме расланды. Тиешле карар шәһәр муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Түләү бер тапкыр бирелә һәм укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Акчалата бүләкләү күләме:
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучылар һәм өстәмә белем бирү педагогларына 25 мең сум;
7-11 нче сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасында (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча, шулай ук көнчыгыш телләре буенча) һәм Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучылар һәм өстәмә белем бирү педагогларына 15 мең сум;
сигезенче сыйныф укучылары арасында республика укучылар олимпиадасында (Укучыларның бөтенроссия олимпиадасының 24 предметы), шулай ук геология, Татарстан тарихы буенча республика укучылар олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучылар һәм өстәмә белем бирү педагогларына биш мең сум.