Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2018, 14:11

Казан укучыларына чүпне аеруның керпеләрне, урманнарны һәм сулыкларны саклап калуы турында сөйләделәр

54-нче мәктәпнең экоклассы укучыларына чүпне аеру процессын күрсәттеләр: чүп чиләгеннән чүп аеру станциясенә кадәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Ксения Швецова). Узган елда эшкәртергә җибәргән пластик шешәләр белән Түбән Кабан, Черек күлләрнең һәм Болак ермагы өслекләрен каплап булыр иде, ә пыяла шешәләр белән – Казаннан-Яшел Үзән юлын. Мондый мәгълүматларны 54-нче мәктәпнең 9“а” классы укучылары өчен оештырылган пресс-тур барышында китерделәр. Укучыларга чүпне аерырга китергән сәбәпләр турында сөйләделәр, алар чүпне аеру процессын чүп чиләгеннән чүп аеру станциясенә кадәр ничек оешканны күрделәр.

Казанлылар 15 парк һәм 250 мең керпе саклап калдылар

Авиатөзелеш районының йортларының берсенең ишегалдыннан башланды бүгенге тур. Биредә 1 августта коммуналь калдыкларны аеру системасын кертү буенча проект старт алды. Укучылар аерылган калдыкларны чүп ташу машинасы алып киткәнне күзәттеләр. “Сезнең барысын да үз күзләрегез белән күрүегезне, сезгә чүпне аеруның нигә кирәклеген аңлатырга теләдек”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Сүз уңаеннан, укучылар экокласста укый булып чыкты.

Чүпне “ПЖКХ” ҖЧҖ компаниясе чыгара. Аның җитәкчесе Евгений Туз проектның беренче уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте: “Аеруга китә торган калдыклар корырак, аларны чүпне аеру станциясендә тагын да җентекләп аерыла”.

Чүп чыгару машинасы калдыкларны алып киткәч, балалар аның артыннан юнәлделәр. Юлда И.Гыйниятуллин укучыларга чүпне аеруның мөһимлеген сөйләде. Ул искәртеп үткәнчә, ел саен Казанда 500 мең тоннага якын чүп барлыкка килә. Көн саен полигоннарга 1600 тонна чүп чыгарыла. Узган елда эшкәртү өчен 5 мең тонна икенчел чимал җибәрелгән, аларның 1200 тоннасы – пластик шешәләр. 1200 тонна белән 3 стандарт бассейны тутырып булыр иде, дип белдерде И.Гыйниятуллин.

Моннан кала, эшкәртү өчен 2800 тонна макулатура җыелган. Әлеге макулатурадан заводларда яңа кәгазь ясалачак, шулай итеп 47 мең агач яисә Казанның 15 паркы киселми кала. Активистлар көче белән эшкәртелергә 300 тонна пыяла җибәрелде.

Иң мөһиме – куркыныч чүпне аерырга

Васильченко урамында урнашкан чүп аеру станциясе 2008 елда төзелгән. Хәзерге вакытта ул илдә иң заманча һәм технологик яктан җиһазландырылган станция булып санала.

Евгений Туз укучыларга чүп ничек аерылганны сөйләде. Башта чүп махсус контейнерларда беренче аеруга җибәрелә, анда эре габаритлы чүп аерыла, шунна соң чүп вак тишекле түгәрәк барабанга эләгә, шул тишекләргә эләкмәгән чүп алга таба эшкәртелә.

Проект башланган бирле чүпнең сыйфаты яхшырды, Авиатөзелеш районыда яшәүчеләрнең күпчелеге чүпне аеруга кушылдылар, диде И.Гыйниятуллин. Куркыныч калдыклар өчен контейнерларны китерүче билгеле булды. Шәһәр урамнарына барлыгы 83 контейнер урнаштырылачак. Аларга батареялар, терекөмешле һәм энергия саклый торган лампалар, градусниклар һ.б. ташлап булачак. “Чүпне аерганда иң төп бурыч – куркыныч фракцияләрне аеру, бу иң башта эшләнә, аннары гына чүп эшкәртелергә җибәреләчәк”, - дип аңлатты И.Гыйниятуллин.

Сәфәр азагында укучыларга кружкалар бүләк иттеләр, алар аны, мәсәлән, кофе алганда, бер тапкыр кулланыла торган стаканнар урынына куллана алалар.

Фоторепортаж
Журналист һәм укучылар өчен чүпне аерып җыю буенча пресс-тур, 14.09.2018
Видеорепортаж
14.09.2018 13:01
Журналист һәм укучылар өчен чүпне аерып җыю буенча пресс-тур, 14.09.2018
Барлык яңалыклар