В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вебинарда катнашу өчен алдан теркәлү кирәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Гыйнварда Татарстан эшкуарлары өчен экспорт эшчәнлегенә багышланган бушлай онлайн-дәресләр сериясе үткәреләчәк. Мастер-класслар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.
Барлыгы биш чара планлаштырылган. «Экспорт: беренче адымнар. Яңа экспортлаучыга нәрсә белергә кирәк?» темасы вебинарлар сериясен ачачак. Катнашучыларга бу өлкәдә ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр, мәсәлән, халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру һәм экспорт контрактын озата бару турында. Шулай ук спикерлар финанс инструментлары турында да мәгълүмат җиткерәчәк.
Дәрес 23 нче гыйнварда 10:00 сәгатьтә башлана. Туры эфирны сылтама буенча карарга мөмкин булачак.
Чарага теркәү 23 нче гыйнварга кадәр МСП.РФ цифрлы платформасында «Бизнеска ярдәм чаралары» бүлегендә алып барыла. Тулырак мәгълүматны +7(843)222-90-60 (өстәмә 279), дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.