В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай семинарда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда финанс ярдәме, санкциягә каршы чаралар, импортны алыштыру һәм электрон кибетләр аша сату кебек темалар күтәреләчәк.
Фикер алышуда башкарма хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре, заказчылар, шулай ук эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре, электрон сәүдә мәйданчыклары (ЭТП), кече һәм урта бизнеска ярдәм итүче оешмалар вәкилләре катнашачак.
Семинар нәтиҗәләре буенча эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр үзләренә яраклы сатып алулар эзләү һәм аларда катнашу буенча тәкъдимнәр, «Сатып алуларда катнашу нигезләре» онлайн-курсына бушлай керү мөмкинлеге һәм катнашучының электрон сертификатын алачаклар.
Очрашу 10:00 дән 13:00 гә кадәр Эшмәкәр йортында түбәндәге адрес буенча узачак: Петербург ур., 28. Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк.
Чараны «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ оештыра. Семинар ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.