В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә бердәм ачык ишекләр көне үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 21 февральдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне үтәчәк.
Чараның максаты – эшмәкәрләргә ведомство компетенцияләре кысаларында бушлай консультацион ярдәм күрсәтү.
Казанлыларны Большая Красная ур., 30 адресы буенча көтәләр. Алдан язылу кирәк түгел, дип хәбәр итә идарә матбугат хезмәте.
Искәртергә кирәк, идарәдә эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне һәр айның өченче чәршәмбесендә, шулай ук һәр кварталның беренче аеның икенче пәнҗешәмбесендә үткәрелә.