Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче май). Казан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен бушлай онлайн-вебинар үткәреләчәк. Очрашуда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсе турында фикер алышачаклар.
Спикерлар булып ТР буенча Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов һәм Казанның конкурентлык сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекциясе хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. Алар кызыксындырган сатып алуларны ничек табарга һәм гариза бирергә, бу өлкәдә яңа килүчеләрдә нинди хаталар очрый, кече эшмәкәрлек субъектлары өчен өстенлекләр бармы һәм заказчының гамәлләрен ничек шикаять итәргә кирәклеген сөйләячәкләр.
Вебинар 25 нче майда узачак. Анда катнашу өчен теркәлү үтәргә кирәк. Трансляция сылтама буенча 10:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган.
Тулырак мәгълүматны +7(843)223-19-24 телефоны һәм dkpz.kazan@tatar.ru
электрон почтасы аша белергә мөмкин.