5-нче номерлы лицей укучылары «Идея» технопаркында «НаноАналитика» лаборатория комплексы эшчәнлеген өйрәнделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Казан укучыларын нанотехнологияләр белән таныштыралар. Бүген Казанның Вахитов районының 5-нче номерлы лицее укучылары «Идея» технопаркында булдылар. Химия-физика сыйныфы укучылары «НаноАналитика» лаборатория комплексы эшчәнлеген өйрәнделәр.
Балаларга анализның рентген методлары, масс-спектрометрия һәм спектрофотометрия, газ һәм сыек хроматография лабораторияләренең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Лаборатория хезмәткәрләре балаларга җиһазларның куәтен генә түгел, ә анда башкарыла торган эшләр спектрын да күрсәттеләр.
Укучыларга механик детальләрдән инновацион системаларга кадәр робот-симуляторларны эшләү һәм җитештерү циклын күрсәттеләр. Шулай ук балалар Татарстан Республикасының Лазер үзәгендә булдылар, анда материалларны эшкәртү методлары, шул исәптән лазер гравировкасы һәм кисү белән таныштылар.
Укучыларның килүе «Идея» технопаркы һәм шул ук исемдәге яшьләрнең инновацион иҗаты үзәге тарафыннан «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында оештырылды. Мондый эшчәнлек яңа елда Казан мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен системалы рәвештә алып барылачак, дип ассызыклыйлар Казан технопаркында.