Иртәгә «Доверие» Балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә ачык ишекләр көне башлана. Чарага 8-11 сыйныф укучылары чакырыла. Яшь казанлылар өчен психологик сәламәтлек темалары буенча белгечләр белән очрашулар һәм консультацияләр оештырыла.
Акция кысаларында яшүсмерләргә тормыш кыенлыкларын җиңел хәл итү ысуллары, аддиктив (бәйле) һәм деструктив (нормадан читкә тайпылучы) тәртипне профилактикалау турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, килүчеләр консультацияләр вакытында психологлар эше, хосусыйлык һәм иминлек принциплары турында күбрәк беләчәк, шулай ук белгечләргә кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Мәгърифәт чаралары 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Доверие» үзәге матбугат хезмәте.
Ел саен уздырыла торган «Ачык ишекләр көне» акциясе Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышлана. Ул психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мәдәниятен булдыруга һәм яшьләр арасында социаль тискәре күренешләрне профилактикалауга юнәлдерелгән.
Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 598-33-73 телефоны аша, шулай ук «Доверие» үзәге
төркемендә алырга мөмкин.