Моның өчен алдан язылырга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). 19-нчы гыйнвар көнне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшкуарлар өчен бердәм ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Казанда эшкуарлык вәкилләрен кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча узачак.
Идарә хезмәткәрләре белән киңәшләшү өчен алдан язылырга һәм үз сорауларыңны җиткерергә кирәк. Язылу түбәндәге телефон номерлары буенча башкарыла: +7(843)238-36-32, +7(843)238-18-41. 17-нче һәм 18-нче гыйнвар көннәрендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин, төшке ашка тәнәфес – 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.