В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрне 14 нче февральдә Казан Кремлендә кабул итәчәкләр
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәрлеләрне борчыган сорауларга Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов, ТР башлыгы (рәисе) каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев һәм «Эшмәкәрләр мөрәҗәгатьләре белән эшләү өчен платформа» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы генераль директоры Элина Сидоренко җавап бирәчәк.
Түбәндәге телефон номерлары буенча алдан язылу зарур: 7(843)291-19-25, +7(843)291-19-04, +7(843)291-18-23, +7(843)291-18-64. Шалтыратулар 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Кабул итү 15:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Татарстан прокуратурасы сайтында.