19-нчы сентябрьдә бизнес вәкилләре бушлай консультация ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Казан эшкуарларын Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә ачык ишекләр көненә чакыралар. 19-нчы сентябрьдә бизнес вәкилләре бушлай консультация ала алачак.
Республика ведомствосы белгечләреннән ярдәм алу өчен түбәндәге телефон номерлары буенча кызыксындырган сорауны күрсәтеп, алдан язылырга кирәк: (843) 238-60-62, 238-18-41. Телефоннар 16-18-нче сентябрь көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес белән, эшләячәк.
Ачык ишекләр көне 19-нчы сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча узачак: Большая Красная ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.