В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык ишекләр көне 11 нче июльдә үтәчәк
11 нче июльдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне уздыра. Теләүчеләр идарә тармагы белгечләреннән бушлай консультация алачак.
Катнашу өчен +7(843)222-84-28 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Шалтыратулар 8 – 10 нчы июнь көннәрендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.
«Эшәмәкәрләрне 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Зур Кызыл урам, 30 йорт һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча көтәләр. Консультацияләр шулай ук идарәнең барлык территориаль бүлекләрендә узачак», – дип хәбәр итә идарә тармагы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 2023 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда эшмәкәрләрнең саны 4,3% ка арткан. Республикада үзмәшгульләр саны 306 меңгә җиткән, бер ел эчендә бу сан 30,7% ка арткан.