В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тренингта катнашучыларга старт өчен тормышка ашырырлык иң яхшы проектны сайларга ярдәм итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Укулар барышында тыңлаучылар башка эшмәкәрләрнең тәҗрибәсе белән танышачак, шулай ук кирәкле нәтиҗәләрне тизрәк алырга мөмкин булган файдалы алымнар турында беләчәкләр, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
«Тренингта катнашучыларга без старт өчен иң кулай һәм тормышка ашырырлык бизнес-идеяне сайларга булышабыз, чөнки проектның алдагы перспективалары шуңа бәйле, шулай ук уңышлы проектны билгеләү һәм аны дөрес бәяләү өчен практик кораллар бирелә», – дип сөйләде Н.Миронова.
Тренингта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Уку Петербург ур., 28 (3 нче кат) адресы буенча урнашкан Эшкуар йортында 11:00 сәгатьтә башланачак.
ТР Икътисад министрлыгында искәртүләренчә, 2022 елда ведомство һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә 15 меңнән артык кеше катнашында 50 укыту чарасы оештырылган. Бизнеска һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү программалары турында +7(843)524-90-90 телефоны аша белергә була.