15 декабрьдә Казанда «Мисс Татарстан – 2025» XXVII республика матурлык бәйгесендә катнашучылар сайлап алыначак. Кастингка 14 яшьтән 23 яшькә кадәр кызларны чакыралар.
Чара Җиңү Проспектындагы 141 нче йорт адресы буенча узачак. Башлана 11:00 сәгатьтә.
Сәхнәгә чыгу өчен һәр катнашучыга кара күлмәк бирәчәкләр. Үзең белән шул ук төстәге аерым купальник һәм туфли алырга кирәк.
Алдан гаризаны
сылтама буенча җибәрергә яисә +7(987)290-10-29 телефоны буенча шалтыратырга кирәк, дип хәбәр ителә «Мисс Татарстан» дирекциясе сайтында.
Исегезгә төшерәбез, проект «Мисс Россия» конкурсының, шулай ук башка Россия һәм Халыкара матурлык конкурсларының сайлап алу этабы булып тора.