Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Сайлап алуда 14 яшьтән 23 яшькә кадәр кызлар катнаша ала
Казанда яшәүче хатын-кызларны «Мисс Татарстан – 2025» конкурсы кастингына чакыралар
15 декабрьдә Казанда «Мисс Татарстан – 2025» XXVII республика матурлык бәйгесендә катнашучылар сайлап алыначак. Кастингка 14 яшьтән 23 яшькә кадәр кызларны чакыралар.

Чара Җиңү Проспектындагы 141 нче йорт адресы буенча узачак. Башлана 11:00 сәгатьтә.

Сәхнәгә чыгу өчен һәр катнашучыга кара күлмәк бирәчәкләр. Үзең белән шул ук төстәге аерым купальник һәм туфли алырга кирәк.

Алдан гаризаны сылтама буенча җибәрергә яисә +7(987)290-10-29 телефоны буенча шалтыратырга кирәк, дип хәбәр ителә «Мисс Татарстан» дирекциясе сайтында.

Исегезгә төшерәбез, проект «Мисс Россия» конкурсының, шулай ук башка Россия һәм Халыкара матурлык конкурсларының сайлап алу этабы булып тора.

2024-12-11T10:54:05+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.