В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сайлап алу этабы 15-нче сентябрьгә кадәр уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Казан студентлары һәм яшь IT-белгечләр Honor Cup 2019 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Евразия ярышларында катнаша ала. Төп приз - Кытайга сәяхәт.
Сайлап алу этабы 15-нче сентябрьгә кадәр уза. Катнашучыларга онлайн-викторина узарга тәкъдим ителә, шуннан соң номинацияләр буенча рейтинг формалаштырылачак: «Яңа буынның мобиль элемтәсенең 5G-технологияләре һәм стандартлары», «Мәгълүматларны эшкәртү үзәкләренең IT-компонентлары», «IP-технологияләр һәм IP-челтәр протоколлары» һәм «Ясалма интеллектның AI-модельләре һәм методлары».
Иң югары балл җыйган конкурсантлар киләсе турга чакырылачак, ул 10-13 октябрьдә узачак. Ярышлар сайтында белгечләргә экспертларның ачык сорауларына җавап бирергә кирәк булачак. Финал ярышлары Мәскәүдә узачак, анда җиңүчеләр исемнәре игълан ителәчәк. Төп приз - 10 мең доллар һәм Кытайга бару мөмкинлеге.
Ярышта катнашырга 28 яшькә кадәрге белгечләр чакырыла. Узган ел ярышларда 11 меңнән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.