Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2019, 09:40

Казан тәрбиячеләре: «Балаларның кызыксынуларын, сине яратуларын һәм хөрмәт итүләрен күрү - зур бүләк»

27-нче сентябрьдә Россиядә Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре көне яки Тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген, 27-нче сентябрьдә, Россиядә Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре көне яки Тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә. Бу кешеләр ярдәмендә балалар социальләшүдә беренче адымнарын ясыйлар, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнәләр һәм үз-үзеңне тотуның яңа модельләрен үзләштерәләр. Тәрбияче - җаваплы эш, әмма шул ук вакытта бик кызыклы да. KZN.RU порталы әлеге һөнәр вәкилләре белән аралашты, тәрбияче тормышында балалар бакчасы һәм балаларның нинди урын алып торуын белде.

Тамара Николаевна Акмаева, 380-нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе. Тәрбия эше стажы - 7 ел.

Төп белемем буенча мин социолог, әмма элек реклама буенча менеджер булып эшләдем. Балалар бакчасында эшләрмен дип беркайчан да уйламаган идем, ләкин, өлкән балам артыннан балалар бакчасына барганда, тәрбиячеләргә көнләшү белән карадым.

Декреттан чыкканнан соң минем алдыма эшкә урнашу турындагы мәсьәлә килеп басты, һәм очраклы гына балалар бакчасында авырып киткән тәрбияче урынына вакытлыча вакансия булу турындагы игъланга юлыктым. Беренче көнемне мин әле дә хәтерлим – бу чәршәмбе көн иде, миңа күнегергә җиңелрәк булсын өчен икенче смена бирделәр. Бу көнне мин әле беренче тапкыр кече улымны да балалар бакчасына алып бардым. Хәтерлим әле, бераз курку бар иде, ләкин шул ук вакытта мине җылы хис биләп алды, балаларның һәркайсына үз күңелемнең бер кисәген бирәсе килде. Балалар йокларга ятканда, караватлары яныннан үтеп, барысын да сыйпап, тәмле төшләр теләдем.

Мин «эш» сүзен бөтенләй яратмыйм. Минем өчен балалар бакчасы - ул тормышым, балаларым. Биредә ял итәм, яраткан шөгылем белән шөгыльләнәм. Нәкъ менә шуңа күрә минем өчен тәрбияче эше катлаулы түгел – моңа бөтен көчемне бирәм. Балалар белән эшләү өчен моның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңларга кирәк. Икенчедән, тәрбияче балаларны яратырга, аларны хөрмәт итәргә, аларның кызыксынуларын бүлешергә, аларны тыңлый белергә тиеш. Өченчедән, педагог бик аралашучан булырга, балалар белән алар дәрәҗәсендә аралаша алырга һәм, әлбәттә, ата-аналар белән эшли белергә тиеш.

Шул вакытта гына көн саен балалар бакчасында истә калырлык кызыклы көн булуын аңлап була. Син тәрбияче булганга гына түгел, аларның кызыксынуларын, сине яратуларын һәм хөрмәт итүләрен күрү - зур бүләк.

Мария Витальевна Фомина, 130-нчы балалар бакчасының физик тәрбия укытучысы. Тәрбия эше стажы - 16 ел.

Мин тәрбияче булып 18 яшьтән эшли башладым. Беренче эш көнем август аена туры килде, ул вакытта иң нәни балалар бакчага йөри генә башлый. Миңа шунда ук ясле төркеме бирделәр. Башта, әлбәттә, куркыныч булды, ата-аналар балаларын калдыргач, алар елый башлыйлар бит. Тик бер-ике сәгатьтән соң уен барышында мин аларның ничек ияләшүләрен, уенга кереп китүләрен, тынычлануларын күзәтә идем.

Әлбәттә, башта миңа хәзергегә караганда күпкә авыррак булды – курку бар иде, нәрсә дә булса барып чыкмаячак дип шүрләдем, әмма акрынлап эш тәҗрибәсе барлыкка килде, хәзер мин бөтенләй үз эшемнән башка яши алмыйм.

Миңа балалар белән вакыт үткәрү, алар белән уйнау бик ошый, шуңа күрә мин бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Сиңа елмаеп һәм мәхәббәт белән караган бәхетле күзләр, могҗизага һәм тылсымга ышанган нәни балалар - аларны ничек яратмый мөмкин соң? Һәм, әлбәттә, үз эшеңнең нәтиҗәсен күреп, рәхәтлек аласың. Әйтик, спорт белән моңарчы шөгыльләнмәгән балалар мәктәпкәчә яшьнең соңгы этабында зур перспективалар күрсәтәләр.

Юрий Александрович Шулятьев, 311-нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе. Тәрбия эше стажы - 8 ел.

Консерваториядә укыганда, музыка җитәкчесенә балалар бакчасында вакансия барлыгы турындагы белдерүне очраклы рәвештә күрдем. Мөдир шалтыратуга шаккатты – ир-атны сирәк күрәләр икән, әмма шунда ук эшкә чакырды. Хәтерлим әле, беренче көннәрдә мин әлеге нәни яшьтәге балалар өчен максат һәм бурычларны билгели алмадым. Ягъни 3-4 яшьлек балалар өчен катлаулы биремнәр һәм уеннар биргәнмен. Әмма бу балалар бакчасында бик белемле педагоглар һәм белгечләр эшли, ике ай дәвамында аларның эшен күзәттем һәм шуннан соң инде тулысынча эшкә кереп чумдым. Бер елдан соң «Ел тәрбиячесе» конкурсында катнаштым, анда барлык эшләгән күнекмәләрмне шомарттым.

Балалар белән эшләү өчен, заман белән бергә атлау кирәк. Балаларда кызыксыну уятасың килсә, иҗади, ярдәмчел, яңа белемгә омтылучан кеше булырга тиешсең. Алар безгә караганда күбрәк беләләр хәзер – барысын да гаджетлардан алалар. Шуңа да балалар белән эш җиңел һәм күңелле алып барыла. Кыенлык бары тик дәресләр әзерләүдә, белем бирү, шул ук вакытта кызыклы материалны дөрес сайлауда гына чагыла. Әмма балалар белән эшләүгә килгәндә - бу үзенә күрә бер рәхәтлек.

Шунысын да әйтергә кирәк, чыгарылыш балаларның 60%-ы сәләтләрен үстерүләрен дәвам итә, әйтик, түгәрәкләргә, музыка мәктәпләренә даими йөриләр. Конкурсларда бүләк алуларын күреп сөенәсең.

Гөлназ Рәүф кызы Бәдриева, 212-нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе. Тәрбия эше стажы - 11 ел.

Мин педагоглар династиясеннән – әбием, әти-әнием укытучылар һәм тәрбиячеләр иде. Апаларым да әлеге һөнәрне сайладылар. Шәхсән минем күңелем нәкъ менә кечкенә балаларга тартылды, башка эштә үземне гомумән күрмим. Әле кече тәрбияче – няня вазыйфасында булган вакытта ук, әлеге юнәлешнең минеке булуын аңладым. Кечкенә балалар арасында булырга тиешлеген сиздем.

Эшебез җиңелләрдән димәс идем, һәр бала индивидуаль, барысына да шәхсән якын килергә кирәк. Белем бирү эшчәнлеген оештыру - тулы бер сәнгать, аңа һичшиксез иҗади якын килергә кирәк. Балалар моны сизә, яхшы әзерләнсәң, дәресе дә яхшы уза. Шулай ук тәрбияче кешелекле, игътибарлы, кайгыртучан, мәрхәмәтле, максатчан булырга һәм ныклы эчке потенциалга ия булырга тиеш. Аннан башка балалар белән эшләү кыенга туры килә.

Анастасия Вячеславовна Шергина, 177-нче номерлы балалар бакчасы музыка җитәкчесе. Тәрбия эше стажы - 6 ел.

Балаларымны балалар бакчасына йөртә башлавым белән әлеге мохиткә чумдым, соңыннан музыка җитәкчесе булып эшкә урнаштым. Әмма һөнәрем буенча инде күп еллар эшләмәдем. Бакча җитәкчелеге миңа ышаныч белдерде. Әйтергә кирәк, танышларым ике айдан артык түзмәячәксең диделәр, шулай да киресен исбатладым - балалар бакчасы минем икенче гаиләмгә әверелде.

Беренче эш көнендә мин, дөресен генә әйткәндә, аптырап калдым. Әлбәттә, ышанычсызлык хисе дә булды, чөнки бу шактый җаваплы эш. Үз эшебезне еш кына табиб һөнәре белән чагыштырам, икесендә дә бер принөип ята: зыян китермәскә. Балалар психологиясен белмәгән вакытта, мин интуитив дәрәҗәдә һәрчак балалар белән алар телендә сөйләшергә тырыштым. Аннары психология, белем бирү процессында төрле алымнар турында мәгълүмат эзләдем. Әйтергә кирәк, бүген бу алай ук җиңелләрдән түгел - балаларның белмәгән әйберләре юк. Методикалар үстерә торган бик күп гаджетлар барлыкка килде, шуның аркасында балаларны гаҗәпкә калдыру кыенлаша. Нәкъ менә шуңа күрә заманча педагог балалар өчен кызыклы материал табу өчен даими рәвештә эзләнүдә булырга тиеш.

Барлык яңалыклар